ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Дин

Кол Шәриф мәчете мәдәниятләр һәм конфессияләр арасындагы тигезлекне чагылдыра - мөфти

15 декабрь 2017, 07:18

Кол Шәриф мәчете мәдәниятләр һәм конфессияләр арасындагы тигезлекне чагылдыра - мөфти Камил Сәмигуллин бу хакта Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашуда әйтте.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Кичә, 14 декабрь көнне, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильевны каршы алды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Васильев Татарстанга рәсми визит белән килгән иде. Мөфти хәзрәт кунакларга дини өлкәдәге вәзгыять һәм Татарстандагы ислам үсеше хакында, мәчетнең тарихы һәм архитектурасының үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Кол Шәриф" тагын бик мөһим бер сәяси роль дә уйный: ул Казан Кремлендә мәдәниятләр һәм конфессияләр арасында тигезлекне ассызыклый!" - диде Камил хәзрәт. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр