ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Фән һәм мәгариф

Татарстан укытучысы Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды

14 декабрь 2017, 21:31

Татарстан укытучысы Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды Казан укытучысы Дмитрий Спиридонов “Доброволец России – 2017” бәйгесенең иң яхшы катнашучылары өчлегенә кергән.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Казан укытучысы Дмитрий Спиридонов “Доброволец России – 2017” бәйгесенең иң яхшы катнашучылары өчлегенә кергән.

Дмитрий башкаланың 175нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Ул - Казан шәһәре Совет районы яшь педагоглары ассоциациясе рәисе. Бәйгене йомгаклау тантанасы Мәскәүдә 4-6 декабрь көннәрендә узды. “Экологик волонтёрлык” мәйданында  Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт эшчәнлеге мәсьәләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, Россия экология министры Сергей Донской һәм башка катнашучылар каршында Спиридонов Дмитрий үзенең “Яшел ГТО” экология-агарту проектын презентацияли.

Тантанага Россия Президенты Владимир Путин килгән һәм ул 2018 елны доброволецлар һәм волонтерлар елы дип игълан итәргә тәкъдим итә.

В.Путин: “Бу - сезнең ел булачак, илнең барлык кешеләре елы булачак, Россиянең төп көче - сезнең ихтыяр көчендә, энергиягездә, шәфкатьлелектә”, - дип билгеләп үтә президент.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр