ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Мәдәният

Казаннан Тукай музей-йортына пилот режимында тимер юл туры эшли башлады

14 декабрь 2017, 20:41 , Фото: http://tur1001noch.ru

Казаннан Тукай музей-йортына пилот режимында тимер юл туры эшли башлады Программада Габдулла Тукай музей-йортына экскурсия, мультфильм карау, төшке аш һәм бүләкләр тапшыру кергән.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Казаннан Габдулла Тукай музей-йортына пилот режимында бүген, 14 декабрьдә,  тимер юл туры эшли башлады, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Поезд һәр көнне “Казан-1” һәм “Арча” станцияләре арасында йөри. Аннан Кырлайга автобус алып барачак. Программада Габдулла Тукай музей-йортына экскурсия, мультфильм карау, төшке аш һәм бүләкләр тапшыру кергән. Әлеге турда 25 кешелек төркемнәрне кабул итә алалар, гаризалар кабул итү башланган инде.

“Бердәмлек” – “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Эдуард Ионов әлеге турның озак вакытлы проект булачагын җиткерде.
Маршрут каникул алдыннан  студентлар һәм мәктәп укучылары өчен махсус булдырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр