ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә
Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган
Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч
Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми
Раил Садриев: Балаларны театрга китереп, милләтне тәрбияләп була

Җәмгыять

Суд Роберт Мусинны февральгә кадәр сак астында калдырды

14 декабрь 2017, 20:20

Суд Роберт Мусинны февральгә кадәр сак астында калдырды Казанның Идел буе районы суды тикшерү дәлилләре белән ризалашты.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Идел буе районы суды тикшерү дәлилләрен законлы һәм нигезләнгән дип саный, һәм “Татфондбанк”ның элеккеге башлыгын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусинны сак астында калдыруны 16 февральгә кадәр озайтты.

Алдагы арест вакыты 16 декабрьдә төгәлләнергә тиеш иде.

Роберт Мусин быел 18 февральдә “Аеруча зур күләмдәге мошенниклык”, “Вәкаләтләреннән явызларча файдалану”, “Акча легализацияләү”, “Салымнарны түләүдән читләшү” маддәләре нигезендә кузгатылган җинаять эшләрен тикшерү кысаларында 3 мартта кулга алынган иде.

Зыян күрүче компанияләр арасында Россия Банкы, “Татфондбанк” ПАО, АСВ һәм башка кредит учреждениеләре бар. Җинаять эшенең 22 эпизоды буенча гомуми зыян суммасы 50,5 млрд сумга җитә.

Мусиннан тыш эш фигуранты булып “Татфондбанк” идарәсе рәисе беренче урынбасары Рамил Насыйров тора. Суд аңа өй аресты билгеләде.
Хәзерге вакытта физик затларның арест салынган мөлкәте  - 400 млн, юридик затларның 4,6 млрд сум тәшкил итә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10