ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә
Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган
Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч
Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми
Раил Садриев: Балаларны театрга китереп, милләтне тәрбияләп була

Җәмгыять

Төркиянең төньягындагы пыяла террасаны быел 450 меңнән артык кеше караган

14 декабрь 2017, 19:51

Төркиянең төньягындагы пыяла террасаны быел 450 меңнән артык кеше караган Төркиядә каньон өстендәге беренче пыяла терраса 75 тонна авырлыкны күтәреп тора ала.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Төркиянең Сафранболу тирәсендәге Карабүк провинциясендә матур табигать кочагында урнашкан каньон өстендәге тарихи һәйкәлләрне һәм пыяла террасаны ел башыннан 450 меңнән артык турист караган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Үзенең тарихи һәйкәлләре белән билгеле булган Сафранболу ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән. Төркиядә 80 метр биеклектә каньон өстендә беренче күзәтү пыяла террасасы 2012 елда төзелгән. Аның озынлыгы 11 метр һәм ул 75 тонна авырлыкны күтәреп тора ала. Ул җирле һәм чит ил туристларын үзенә җәлеп итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10