ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Җәмгыять

2017 елның беренче хәйрия балалар чыршы бәйрәме 19 декабрьдә узачак

14 декабрь 2017, 18:13 , Фото: gossov.tatarstan.ru

2017 елның беренче хәйрия балалар чыршы бәйрәме 19 декабрьдә узачак “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра торган хәйрия чыршы бәйрәме инде традициягә әйләнде.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Быел беренче хәйрия балалар чыршы бәйрәме 19 декабрьдә “Әкият” курчак театрында узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хатын-кыз депутатлар муниципаль берләшмәләре эшенә йомгак ясау матбугат конференциясендә җиткерде.

Хәйрия балалар чыршы бәйрәмен уздыру инде традицион бәйрәм чарасына әверелде, дип билгеләп үтте ул. “Нәкъ менә депутатлар Татарстанда балалар өчен уза торган Яңа ел хәйрия бәйрәм чараларын ачып җибәрә”, - диде ул.

“Яңа ел бәйрәме кунаклары булып, быел аз керемле гаиләләрдән 250 сәләтле бала киләчәк”, - дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татьяна Ларионова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр