ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Җәмгыять

Республика ата-аналар форумы ел саен уздырылачак

14 декабрь 2017, 17:37

Республика ата-аналар форумы ел саен уздырылачак Казанда быел беренче тапкыр “Ныклы гаилә – укучыларны социализацияләү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” республика ата-аналар форумы узды.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). “Беренче ата-аналар форумы уңышлы узды. Республика ата-аналар форумы ел саен уздырылачак”, - дип җиткерде “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат конференциясендә.

Казанда 28 октябрьдә беренче тапкыр “Ныклы гаилә – укучыларны социализацияләү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” республика ата-аналар форумы узды. Анда 450ләп кеше катнашты.

Ларионова, форум нәтиҗәләреннән чыгып, республика күләмендәге ата-аналар җыелышын ел саен уздырырга тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр