ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Казанда агач уеп бизәкләү сәнгате халыкара симпозиумда өйрәнеләчәк

14 декабрь 2017, 16:04 , Фото: архив/Расих Фасхутдинов

Казанда агач уеп бизәкләү сәнгате халыкара симпозиумда өйрәнеләчәк Симпозиум кысаларында Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли конференция һәм Казан халык һөнәрчелеге техникумында осталык дәресләре үтә.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда 19 – 20 декабрьдә «Төрки дөньяда агач уеп бизәкләү сәнгате: тарих һәм заман» дип исемләнгән халыкара симпозиум үтә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фәнни чараның координаторы, сәнгать фәннәре белгече Рауза Солтанова хәбәр итте. “Симпозиум үткәрү төрки дөньяда агач уеп ясау сәнгатен популярлаштыру өстенә, Россия халыклары традицияләре һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияли”, - ди ул фәнни чараның әһәмиятенә басым ясап.

Симпозиум Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге оештыра торган «Төрки дөнья сәнгате» циклын дәвам итә. Рауза Солтанова төрки халыклар сәнгатен өйрәнү һәм үстерү максатыннан оештырылган цикл 2008 елдан башланып киткәнлеген әйтә.

Симпозиумда Азербайҗан, Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Идел буе республикаларыннан һәм Россиянең Мәскәү һәм Петербург шәһәрләреннән килгән белгечләр катнаша.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, симпозиумның беренче көнендә Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли конференция үтсә, икенче көнне Казан халык һөнәрчелеге техникумында осталык дәресләре үтәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10