ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Мәдәният, Спорт

Җиде ел “Ак Барс”та уйнаган Григорий Панин Уфада “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен караган

14 декабрь 2017, 15:33 , Фото: ak-bars.ru, bashdram.ru

Җиде ел “Ак Барс”та уйнаган Григорий Панин Уфада “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен караган Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакльне быел Уфа Башкорт драма театрында Айрат Абушахманов чыгарды.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган хоккейчы Григорий Панин кичә Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында Гүзәл Яхина романы буенча куелган “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен караган. Спектакль тәмамлангач, сәхнә артына кереп, театрның бөтен турппасын «Салават Юлаев» командасының чираттагы уенына чакырган. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән “Башинформ” хәбәрчесе Ләйлә Аралбаева хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен. Уфаның «Салават Юлаев» командасы сакчысы Григорий Панин 2007-2014 елларда “Ак Барс” командасында уйнады, ике тапкыр “Ак Барс” составында Гагарин кубогын алуга иреште. “Салават Юлаев” командасында 2017 елдан уйный.

«Миңа Башкорт драма театрының бу спектакле бик ошады, мин үземне геройлар арасында итеп тойдым, шул чорга күчкән кебек булдым», — дип тәэсирләре белән уртаклашкан Григорий Панин.

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов чыгарды. Инсценировка авторы – танылган драматург Ярослава Пулинович. Башкорт теленә театрның танылган артисты Хөрмәтулла Үтәшев тәрҗемә иткән. Спектакльдә Мортаза ролен дә ул башкара. Китапта татар хатыны турында сүз барса да, режиссер спектакльдә Зөләйханың милләте күрсәтелмәвен билгеләп үткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр