ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советы депутаты мандатына дүрт кандидат дәгъва кыла ала

14 декабрь 2017, 15:04

Татарстан Дәүләт Советы депутаты мандатына дүрт кандидат дәгъва кыла ала Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә эшкә күчүгә бәйле рәвештә, депутатлык мандатын тапшырачак.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлегеннән күренгәнчә, Татарстан Дәүләт Советы депутатының бушаган мандатына Рафис Борһанов урынына дүрт кеше: Елена Минакова, Илдар Галәветдинов, Камәрия Хәмидуллина һәм Анна Захматова дәгъва кыла ала.

Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә эшкә күчүгә бәйле рәвештә, депутатлык мандатын тапшырачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 21 декабарьдәге утырышында тиешле карар кабул итәр дип көтелә.

Депутат урыны бушагач, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы буш мандатка ия булачак кандидатураны билгеләргә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10