ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Сәясәт

Путин: Төбәкләрне кушу нияте юк

14 декабрь 2017, 12:21 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин: Төбәкләрне кушу нияте юк Мәскәүдә Россия Президентының матбугат конференциясе бара.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә төбәкләрне зурайту ихтималы хакында: "Кайвакыт төбәкләрне кушып зурайту икътисади яктан акланган булса да, без бу өлкәдә бернәрсәне дә мәҗбүр итмәячәкбез. Бу Россия Федерациясе бердәмлегенә зыянга гына, һәр халык - зур яки кечкенә булуына карамастан - башка халыклар янәшәсендә яшәүнең үзе өчен оптималь булган формасын сайларга тиеш. Регионнарны кушу буенча планнар юк. Һәрхәлдә, мин Президент булганда мондый хәл булмаячак", - диде.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә Россия Президентының еллык зур матбугат конференциясе бара. Ул 13нче мәртәбә уза. 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр