ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Архив

16 декабрьдә Казанның Кремль яр буенда әкият шәһәрчеге ачыла

14 декабрь 2017, 11:36 , Фото: Султан Исхаков

16 декабрьдә Казанның Кремль яр буенда әкият шәһәрчеге ачыла 18.00 сәгатьтә биредә чыршы утлары кабыначак һәм бәйрәм салютын күзәтергә мөмкин булачак.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә Казанның Кремль яр буенда әкият шәһәрчеге ачыла. 18.00 сәгатьтә биредә чыршы утлары кабыначак һәм бәйрәм салютын күзәтергә мөмкин булачак.

Быел әкият шәһәрчегендә кунакларны күп кенә кызыклы әйберләр көтә. Кыш бабай йорты һәм остаханә янында эльфлар авылы «үсеп чыккан». Эльфлар мәктәбендә теләгән һәркемне эльфлар осталыгына өйрәтәчәкләр һәм тиешле документ тапшырачаклар.

Шәһәрчектә урнашкан кинотеатрда бәйрәм көннәрендә Яңа ел мультфильмнары күрсәтәчәкләр. Кремль яр буена инде икенче ел рәттән төньяк боланнары да «кунакка» килә.

Биредә урнаштырылган төп сәхнәдә эльфлар казанлылар һәм шәһәр кунакларына төрледән-төрле Яңа ел спектакльләре күрсәтәчәк. Әкият шәһәрчеге кунакларны 28 гыйнварга кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр иттеләр Кремль яр буеның маркетинг бүлегеннән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр