ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Мисыр белән авиаэлемтәне яңадан башлау турындагы меморандумга кул куелырга мөмкин

14 декабрь 2017, 11:13

Мисыр белән авиаэлемтәне яңадан башлау турындагы меморандумга кул куелырга мөмкин Россия авиаэлемтәне 2015 елның көзендә «Когалымавиа» авиакомпаниясе очкычы Мисыр күгендә һәлакәткә юлыкканнан соңтуктаткан иде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы 15 декабрьдә Мисыр белән авиаэлемтәне яңадан башлау турындагы меморандумга кул куелыр дип өметләнә. РФ транспорт министры Максим Соколов журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мисыр авиация министры җомга көнне килер дип уйлыйбыз, - диде ул. - 15 декабрьдә Мисыр белән авиаэлемтәне яңарту турындагы меморандумга кул куелыр дип өметләнәбез».

РФ Президенты Владимир Путин 11 декабрьдә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сиси белән очрашу вакытында Россиянең Мисыр белән туры авиарейслар ачарга әзер булуын белдергән иде.

Россия 2015 елның көзендә «Когалымавиа» авиакомпаниясе очкычы Мисыр күгендә һәлакәткә юлыкканнан соң, әлеге ил белән авиарейсларны туктаткан иде. Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка юл тоткан самолеттагы 217 Россия туристы һәм 7 экипаж әгъзасының барысы да һәлак булды. Федераль куркынычсыз хезмәте бу фаҗигане теракт буларак бәяләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10