ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Җәмгыять

Дөньяда ел саен 650 мең кеше гриппка бәйле авырулардан үлә

14 декабрь 2017, 10:28

Дөньяда ел саен 650 мең кеше гриппка бәйле авырулардан үлә Фәкыйрь илләрдә яшәүчеләр, шулай ук 75 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем очраклары аеруча күп.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сезонлы грипп белән бәйле авырулардан үлүчеләрнең артуга таба баруын билгеләп үтә. Ел саен 650 мең кеше шундый авырулардан үлә, ә күптән түгел генә ул 500 мең кешедән артмый иде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Фәкыйрь илләрдә яшәүчеләр, шулай ук 75 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем очраклары аеруча күп. Бу җәһәттән Африканың Сахара чүленнән көньяктарак урнашкан төбәге, шулай ук Урта диңгезнең көнчыгышы һәм Көнья-Көнчыгыш Азия илләрендә вәзгыять бигрәк тә катлаулы.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр программасы директоры Питер Салама әйтүенчә, барлык илләр дә «алдагы эпидемияне көтмичә, гриппның таралышын контрольдә тоту юнәлешендә бергәләп эшләргә тиеш».

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр