ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Рәсми Татарстан

Татар теле - ана теле, аны онытырга ярамый - Татарстан Президенты Италия татарларына

13 декабрь 2017, 07:40

Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Миланда «Италиядәге татарлар» мәдәни ассоциациясе белән очрашу вакытында җиткерде.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия татарларына татар телен саклап калырга, ана телен онытмаска, кече ватан белән элемтәләрне өзмәскә чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бу турда Миланда «Италиядәге татарлар» мәдәни ассоциациясе белән очрашу вакытында җиткерде.

"Татар теле - ана теле, аны онытырга ярамый", - диде Татарстан Президенты Италия татарларына.

Белешмә: Италиягә татарлар ХХ гасырда килеп туплана. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Италиядә 600ләп татар кешесе яши. “Италиядәге татарлар” ассоциациясе «Европа татарлары альянсы»ның идарә составына кергән. 2015 елдан башлап, “Италиядәге татарлар” җәмгыяте Римда сабан туйлары оештыра, 2015 елда биредә Татарстан һәм Италия эшмәкәрләре форумы үткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр