ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Узган елда Татарстанда торак программаларында катнашучылар өчен 10,6 мең фатир төзелгән
Россия Рәссамнар берлеге Суриков институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый
Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләделәр
Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар
Путинның Казандагы штабы “Идея” технопаркында булачак

Җәмгыять

Татарстан дәүләт хезмәткәре Кырымда Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе булды

12 декабрь 2017, 12:58

Татарстан дәүләт хезмәткәре Кырымда Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе булды Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча яңа башлыгы моңарчы ТР дәүләт хезмәт инспекциясен җитәкләгән иде.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясенең элеккеге башлыгы Евгений Костюшкин Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча яңа башлыгы итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Севастополь Хөкүмәтенә сылтама ясап.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Доценко А.В. 12 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча яңа башлыгын тәкъдим итәчәк, диелә Хөкүмәт хәбәрендә.

Моңарчы ведомствоны җитәкләгән Тимофей Кураевны 8 ноябрьдә үле килеш тапканнар иде. Әлеге факт нигезендә үз-үзенә кул салуга китереп җиткерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр