ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Хәвеф-хәтәр

Коткаручылар балыкчыларны эзләгән урында суга баткан ир-атның мәетенә тап булды

12 декабрь 2017, 11:13

Коткаручылар балыкчыларны эзләгән урында суга баткан ир-атның мәетенә тап булды Кичә Түбән Кама ГЭСы янында балыкчылар белән бергә боз ярдан аерылып китә.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иртән коткаручылар Чулман елгасында дамбадан дүрт чакрым ераклыкта суга баткан ир-атның мәетенә тап була. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә кайнар телефон линиясе оештырыла. Коткаручылар Чаллыда яшәүчеләргә балыкка киткән җирдән өйләренә әйләнеп кайтмаган туганнары турында хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Тиздән кайнар телефон линиясенә 60 яшьлек ир-ат һәм аның 36 яшьлек улы югалуы турында хәбәр килә. Колткаручылар аларның автомобилен яр буенда табып ала.

Бүген иртән Ми-8 вертолеты юкка чыккан балыкчыларны эзләү өчен янә күккә күтәрелә. Балыкчыларны барлыгы 137 кеше эзли.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Түбән Кама ГЭСы тирәсендә бозның балыкчылар белән бергә ярдан аерылып китүе турында хәбәр килә. Коткаручылар балыкчыларның берсен елгадан табып ала. 37 яшьлек ир-атны табибларга тапшыралар. Урында киң колачлы эзләү-коткару эшләре җәелдерелә. Хәл шуның белән дә кыенлаша: коткарылган ир-ат ярдан аерылып киткән бозда ничә балыкчы булуын төгәл әйтә алмый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын бер тапкыр Чаллыда яшәүчеләргә туганнарының балыкка китеп югалу ихтималы турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кайнар линия телефонына - 8 (843) 227-46-96 яки Чаллыдагы кайнар линия телефонына - 8 (8552) 34-77-01 – шалтыратуларын сорый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10