ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мин китапларымны бүләк итмим, алар сатылачак, дип үземә сүз биргән идем - Элчин Сафарли
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак
Бөекбритания королевасы Елизавета II 92 яшьлеген билгеләп үтте
Алабугада янгында зыян күргән 14 яшьлек үсмер хастаханәгә озатылган

Җәмгыять

Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела

12 декабрь 2017, 10:22

Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела Беркетмә чаралары, командировкалар һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барлык министрлык һәм идарә тармакларына юллаган хатында шул хакта искәртте.

Хатлар РФ субъектлары югары башкарма хакимият органнары, федераль дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары һәм дүләт корпорацияләренә җибәрелгән.

Идарә тармагы сайтында билгеләп үтелгәнчә, вазифаи затларны бүләк алган өчен хәтта эшеннән дә азат итәргә мөмкиннәр. Әгәр бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, җинаять җаваплылыгы каралган.

Беркетмә чаралары, командировка һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10