ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Икътисад

Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

11 декабрь 2017, 11:15 , Фото: Михаил Захаров

Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче Моңа кадәр Марат Шәрифуллин идарәче урынбасары, соңыннан ТР Милли Банкы башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы булган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Марат Шәрифуллин Татарстан Милли Банкына яңа идарәче итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр Россия банкында.

«Россия Банкы рәисенең 2017 елның 8 декабрендәге боерыгы нигезендә, Шәрифуллин Марат Дамир улы РФ Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли Банкы бүлеге идарәчесе итеп билгеләнде», - диелә регулятор хәбәрендә.

Моңа кадәр Марат Шәрифуллин идарәче урынбасары, соңыннан ТР Милли Банкы башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы булып эшләгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр