ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Мәдәният

Актаныш районы Киров авылы халык театры автобус белән бүләкләнә

11 декабрь 2017, 07:21

Актаныш районы Киров авылы халык театры автобус белән бүләкләнә Казанда “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленә йомгак ясала.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә, 12 ноябрьдә, «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының җиңүчеләре билгеле булачак. Йомгаклау тантанасы Камал театры сәхнәсендә үтә. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасыннан соң Гран-прига ия булган коллективның спектакле күрсәтелә. Быел дәрәҗәле исемгә Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортында эшләп килүче халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” драмасын әзерләгәннәр. Үзешчән коллективның режиссеры – Ләйсән Шәрәфетдинова.

Шунысы игътибарга лаек: җиңүче коллективка традицион приз - автобус вәгъдә ителгән. Оештыручылар хәбәр итүенчә, ул да иртәгә тапшырыла. Башка лауреатларның исемлеге турында мәгълүмат юк, оештыручылар анысын сер итеп саклый.

Мәгълүмат өчен. «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры Казанда 8 – 21 ноябрь көннәрендә үтә. Быел фестивальдә республиканың 19 районыннан 21 театр коллективы һәм кунак буларак Удмурт Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән коллективлар катнашты.

Искәртеп үтәбез, «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау турына узган спектакльләр 8 – 14 ноябрьдә «Жилплощадка» микрорайонындагы «Юность» мәдәният сараенда, ә 15 -21 ноябрь көннәрендә Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда күрсәтелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр