ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Җәмгыять

Бөгелмә Үзәк китапханәсендә “Китап өйгә килә” дип исемләнгән акция узды

11 декабрь 2017, 06:00 , Фото: "Бөгелмә авазы"

Бөгелмә Үзәк китапханәсендә “Китап өйгә килә” дип исемләнгән акция узды Китапханә хезмәткәрләре укучыларга алдан хәбәр итеп, китапханәгә килү авыррак булган кешеләрнең өйләренә барды.

(Бөгелмә, 11 декабрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Рәмилә Шәкүрова). Бөгелмә Үзәк китапханәдә “Китап өйгә килә” дип исемләнгән акция узды. Әлеге чара сәламәтлекләре какшаган кешеләргә багышланган “Игътибар белән күңелне җылытыйк” декадасы кысаларында оештырылды, дип яза җирле басма.

 

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга алдан хәбәр итеп, китапханәгә килү авыррак булган кешеләрнең өйләренә барды. Алар белән яңа китаплар, әдәби иҗат өлкәсендәге яңа исемнәр турында сөйләштеләр, өлкәннәргә китаплар, газета-журналлар тапшырдылар, кайсы темага нинди китаплар укырга теләүләре турында белештеләр. Китапханәчеләргә рәхмәт йөзеннән, алар үз куллары белән эшләнгән әйберләр бүләк иттеләр.

Әлеге чара мөмкинлекләре чикле кешеләргә рухи көч бирүдә, аларның ялгыз түгеллекләрен сизәргә, башкаларның ярдәм кулы сузарга әзер торуларын, авырлыкларны җиңәргә булышуларын тоярга ярдәм итә.

Шулай итеп, китапханәчеләр яхшы кәеф күтәрүдә үзләреннән кечкенә генә өлеш кертте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10