ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Җәмгыять

Чаллы мөселманнары татар телен Россиядә дәүләт теле итүне сорый

10 декабрь 2017, 18:27

Чаллы мөселманнары татар телен Россиядә дәүләт теле итүне сорый Алар үз тәкъдимен татар халкы Росиядә сан буенча икенче урында торуы, ә татар теле илдә рәсми булмаган халыкара аралашу теле булуы белән дәлилли.

(Яр Чаллы, 10 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат белән мөрәҗәгатьитте. Чаллы мөселманнары Россия Федерациясендә татар теленә дәүләти статус бирүне сорый.

Хатта болай диелгән: “ Без, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яр Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы, Сезгә Дәүләт Думасы каравына Россиядә татар теленә дәүләти статус бирү тәкъдимен чыгаруны сорап мөрәҗәгать итәбез”.

Чаллы мөселманнары үз тәкъдимен татар халкы Росиядә сан буенча икенче урында торуы, ә татар теле илдә рәсми булмаган халыкара аралашу теле булуы белән дәлилли.

“Татар телен башкортлар, балкарлар, кумыклар, якутлар, алтай халыклары, чыгышы белән Урта Азиядән булучылар, азербайҗаннар, төрекләр һәм башкалар аңлый”, - дип ассызыклыйлар хат авторлары.

Шулай ук аксакаллар татар халкының шактый өлеше Татарстаннан читтә яшәвенә игътибар юнәлтә. Алар туган телендә белем ала , мәдәниятен үстерә, үз традицияләрен һәм йолаларын саклый алмый, ди алар.

Автошәһәр мөселманнары дөньяда дәүләти икетеллелек мисалларын Финляндия һәм Канадага сылтама ясап китерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр