ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Спорт

Россия олимпия җыелмасын яклаган флешмоб меңләп катнашучыны җыйган

10 декабрь 2017, 18:02

Россия олимпия җыелмасын яклаган флешмоб меңләп катнашучыны җыйган Акциядә гади шәһәр кешеләре дә, спорт һәм сәнгать әһелләре дә булган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). ВДНХ шугалагында Россия олимпия җыелмасын яклаган флешмоб меңләп катнашучы җыйган. Алар үз фигуралары белән Россия әләмен ясады, дип хәбәр итә ТАСС.

Акциядә гади шәһәр кешеләре дә, спорт һәм сәнгать әһелләре дә булган. Алар арасында Алла Духова һәм “Тодес” балеты, тимераякта узышучы Лада Задонская һәм Александр Никитин, гимнастка Алия Мостафина.

Җанатарлар ил командасына теләктәшлек белдерә ала. Аларга ил әләмен куллануда тыюлар юк, - дип билгеләп үтә Zasport компаниясенең Россия җыелмасы рәсми экипировкасы баш дизайнеры Анастасия Задорина.

Алдан Халыкара олимпия комитетының башкарма комитеты допинг-җәнҗал аркасында Россия җыелмасы ил командасын Көньяк Кореяда Пхенчхан шәһәрендә узучы Кышкы уеннарда катнашудан читләштергән иде. Россия спортчылары нейтраль Олимпиада әләме астында чыгыш ясый ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр