ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мин китапларымны бүләк итмим, алар сатылачак, дип үземә сүз биргән идем - Элчин Сафарли
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак
Бөекбритания королевасы Елизавета II 92 яшьлеген билгеләп үтте
Алабугада янгында зыян күргән 14 яшьлек үсмер хастаханәгә озатылган

Татар матбугаты

Татар журналистикасы ничә елдан бетәчәк? - "Мәгариф" журналы

10 декабрь 2017, 16:34 , Фото: kpfu.ru

Татар журналистикасы ничә елдан бетәчәк? - Татар журналистикасының хәле нинди соң бүгенге көндә? Шатланырлык түгел.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", Мәгариф", Ильяс Баһауов). Татар журналистикасының хәле нинди соң бүгенге көндә? Шатланырлык түгел. Татар журналистларын әзерли торган бердәнбер кафедрага да бу елны бюджет урыннары бүлеп бирмәгәннәр. Ә 9 ел элек, ягьни 2009/2010 уку елында, 10 бюджет урын булган. 2016/2017 уку елында бу сан 4не тәшкил иткән иде, ә менә хәзер, гомумән, юк, ди "Мәгариф" журналы хәбәрчесе.

Бюджет урыннары кими, ә уку өчен түләү елдан-ел арта. Казан федераль университетының журналистика бүлегендә укучы студентлар өчен түләү бәясе — 114970 сум. Бу бер ел өчен генә, ә әле 4 ел укырга кирәк. Димәк, 459880 сум түлисе була. Әмма әти-әни бу кадәр акчаны каян тапсын? Беркем өчен дә сер түгел, татар журналистикасы бүлегенә күпчелек очракта авыл балалары килә. Ә авыл кешесе өчен бу күтәргесез саннар, шулай да, балам укысын дип, кредитлар алалар… Менә бала бакалавриатны тәмамлап чыкты. Хәзер эш табып, ижат итәсе генә кала яки магистратурага кереп, укуны дәвам итергә карар кыла. Монысында кем ничек сайлый инде. Без беренче юл белән китик. Эш тапты ди… Хәер, әле анысы да бик тиз булмас. Шулай да, күз алдыбызга китерик — редакциядә эшли. Татарстанда журналистның эш хакы уртача 22-25 мең. Санап карыйк әле, уку өчен киткән акчаны кеше ничә айда кайтара алыр икән. Якынча 20 ай буе (ике елга якын) акчасын бернәрсәгә дә тотмыйча, саклап яшәсә, киткән акча кире кайтачак. Бу утопия илендә шулай булыр иде. Чынлыкта эш хакыннан 1 мең сум тотып калсаң (башкача булмый бу заманда, чөнки ут-газ өчен түләргә кирәк, ашарга, кием алырга кирәк, кыскасы, 24 сум акча бик тиз юкка чыгачак), 460 ай кирәк – бу 38 ел дигән сүз. Менә шундый күңелсез саннар.

Барысы да чагыштыруда күренә, диләр. Журналистика бүлегендә уку бәясен башка факультетлар белән чагыштырып карыйк. КФУның фундаменталь информатика һәм информацион технологияләр бүлегендә 4 ел уку 409560 сум бәяне тәшкил итә. Интернетта эш табу сайтларында тәкъдим ителгән вакансияләр буенча карасак, бу өлкәдә эшләүчеләр өчен эш хакы 30-40 мең тирәсе. Димәк, информацион технологиялар белән эшләү күпкә кулайрак һәм табышлырак?

Күпмедер дәрәҗәдә бу шулай. Әмма татар журналистикасының төп баш бәласы нәрсәдә соң? Кайчандыр абруйлы, хөрмәткә ия профессия ничек шундый дәрәҗәгә төште? Шуны ачыклап карыйк әле. Беренчедән, хәзер милли журналистика зур кризиста. Бу кризис тиражлар кимү, газета-журналларның сайтларына аз кеше керү белән бәйле. Рус матбугаты белән чагыштырсак, бу ап-ачык күренә. Безнекеләр әле конкуренцияга сәләтле түгел. Ә нигә ул сәләтле түгел? Берсе икенчесеннән чыга — чөнки кадрлар кими, талантлы яшьләр икенче өлкәләргә китәләр. Мисал өчен, федераль университетның милли басма бүлегенә бу елны 14 кеше кабул ителде, ә барлыгы 25 урын иде… Әле монысы берникадәр яхшы сан, үткән елларны 10-11 кеше генә дә булган. Һәм бу тенденция бары тик журналистикада гына

күзәтелә, башка юнәлешләр кирәк кадәр студентлар җыя ала. Ни турында сөйли соң бу? Тиздән, хәзерге аксакал журналистлар бу өлкәне калдырып киткәч, татар матбугаты кадрларга дефицит кичерә башлаячак. Бу хәл булмас өчен бюджет урыннарын арттырырга кирәк. Һәм моның белән дәүләт тә шөгыльләнергә тиеш. Журналистика — дәүләт белән халык арасында торучы арадашчы. Шушы элемтәне югалтмасан өчен, бюджет урыннары белән мәсьәләне чишергә яки уку бәясен гаилә күтәрә алырлык дәрәҗәгә төшерергә кирәк. Югыйсә, бер 10-20 елдан татар басма матбугаты бүлегенә укырга керергә теләүче кешеләр, гомумән, бетәчәк.

Татар журналистикасы кафедрасында нинди үзгәрешләр көтелгәнен белергә һәм бюджет урыннарына кагылышлы сорауга бераз булса да ачыклык кертергә дип, «Мәгариф» журналы кафедра мөдире Васил Гарифуллинга мөрәҗәгать итәргә булды. –Заман үзгәрешләр таләп итә һәм шушы үзгәрешләргә җавап бирергә дип, укыту программасының эчтәлеген дә үзгәртергә тырышабыз. Хәзер “Милли журналистика” профиле “Яңа милли медиа чаралары: мультимедиа журналистикасы» дип атап йөртеләчәк. Чөнки бүген гадәти басма газета-журналларда ижат итүче кешеләргә караганда универсаль, ягъни бөтен төр мәгълүмат чараларында эшли ала торган журналистлар кирәк. Шуна күрә исемне дә, исеменә бәйле рәвештә җисемен дә үзгәртергә булдык. Ләкин без, белгечләрне нинди генә профиль буенча әзерләсәк тә, аларга бер үк төрле “журналист” квалификациясе биреп чыгарабыз. Әйтик, безнең Югары мәктәбебездә “Халыкара журналистика”, “Вакытлы матбугат” профильләре бар, әмма ул төркемнәрдә укып чыккан студентларның барысының да дипломнарына «журналист» дип языла, профиле дә, нинди формада укуы да күрсәтелми. Татарча укый торган студентлар да шул ук дипломны ала, – дип аңлатты яңа үзгәрешләр турында ул.

Кафедра җитәкчесеннән республика күләмендә үткәрелеп килгән “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале турында да сорадык. Әлеге фестивальнең җиңүчеләре, традиция буларак, журналистика бүлегенә бюджет буенча укырга керә иде. Ә хәзер бюджет урыннары юк, җиңүчегә нинди бүләк булачак соң? Әлеге бәйге талантлы яшьләребезне саклап калыр өчен бердәнбер уңышлы чараларның берсе булып тора иде бит.

– Бу мәсьәлә инде күтәрелде. Бүген аны хәл итү буенча сөйләшүләр дә бара. Республика бюджетыннан максатчан (ягъни “целевой”) урыннар бүлеп бирү мөмкинлеге карала. Башкача була да алмый, чөнки гран-при ияләрен бюджет урыннары белән кызыксындырмасак, “Алтын каләм”не оештыруның мәгънәсе бетәчәк бит! Фестиваль исә абруен югалтачак. Проблеманы бер елга гына булса да республика булышлыгы белән хәл итәргә кирәк. 2019 елга исә безнең юнәлешкә кабат бюджет урыннары бирә башларга вәгъдә итәләр, – диде Васил Гарифуллин.

Димәк, университетта татар журналистлары әзерләү бүлегенә бюджет урыннары булыр дигән өмет бар. Ләкин бу өмет никадәр дәрәҗәдә чынбарлыкка әверелер – анысын вакыт күрсәтер. Татар журналистикасы шул рәвешле хәрәкәт итсә, ул журналистларны гына түгел, укучыларын да югалтачак. Һәм аннары язылган мәкаләләрне кем укыячак? Дөрес – беркем дә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10