ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Хәвеф-хәтәр

Казанда трамвай белән бәрелешкән машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

10 декабрь 2017, 15:20

Казанда трамвай белән бәрелешкән машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар Юл-транспорт һәлакәте 8 декабрьдә кич Зур Крыловка урамында булган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Казанда Киров районында трамвай белән бәрелешкән Самара “Лада”сы машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте 8 декабрьдә кич Зур Крыловка урамында булган.

Урынга 4нче янгын-сүндерү часте килгән, автомобиль аккумуляторын сүндергәннәр, һәлакәт урыны әйләндереп алынган.

Нәтиҗәдә, 29 яшьлек машина йөртүче 12нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр