ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Хәвеф-хәтәр

Казанда янгын чыккан “Рубаи” рестораныннан 32 кеше чыгып котылган

10 декабрь 2017, 14:16

Казанда янгын чыккан “Рубаи” рестораныннан 32 кеше чыгып котылган Зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Казанда Яңа Савин районында “Рубаи” ресторанында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ресторандагы 20 кеше һәм 12 хезмәткәр янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан чыгып өлгергән.

Яңа Савин районында Әмирхан проспекты 83нче бинасындагы янгын хәбәре 12 сәгать 21 минутта алынган. 12 минуттан янгын сүндерелгән.

Казан янгын-коткару гарнизоны кухняда өч квадрат метрда чыккан янгынны сүндергән.

Ачыкланганча, ялкын мангалдан түшәмгә сикергән. Зыян күрүчеләр юк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10