ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә
Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган
Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч
Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми
Раил Садриев: Балаларны театрга китереп, милләтне тәрбияләп була

Икътисад

2018 елның иң куркынычсыз автомобиль модельләре билгеле

10 декабрь 2017, 13:29

2018 елның иң куркынычсыз автомобиль модельләре билгеле Иң югары бәягә BMW 5-Series, Genesis G80, Toyota Camry лаек булган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Insurance Institute for Highway Safety оешмасы экспертлары 2018 елгы иң куркынычсыз автомобильләр рейтингын төзегән.

Top Safety+ та иң яхшы бәяне 15 модель алган. Автомобильләр характеристикалары буенча билгеләнгән. Аерым алганда, машинаның фронталь һәм ян яктан бәрелеш булганда үз-үзен ничек тотышы исәпкә алынган. Кузов ныклыгы һәм куркынычсызлыгы, кәнәфиләр һәм баш асты куйгычлары тикшерелгән, шулай ук фаралар сыйфаты һәм комфортабельлелек, балаларны махсус утыргычларда транспортировкалау өйрәнелгән.

Иң югары бәягә BMW 5-Series, Genesis G80, Toyota Camry лаек булган. Немец седаны барлык пассажирларын һәм балаларны саклауда ышанычлы булып, "алтын" яулый. Genesis G80 "көмеш"кә каршы яктан бәрелүне кисәтү буенча бик әйбәт системасы һәм ныклы кузовы өчен ия була. Toyota Camry бронза призер – аңарда Toyota Safety Sense яңа куркынычсызлык системасы.

Краш-тест нәтиҗәләре буенча, куркынычсыз автомобильләр унлыгына Mercedes-Benz GLC, Mercedes-Benz E-Class, Subaru Impreza, Kia Soul, Kia Cerato һәм Hyundai Santa Fe Sport кергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10