(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Чаллы хастаханәсендә һәлакәттә җәрәхәт алган машина йөртүче үлгән, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.
Басма мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте М7 юлында Чаллы янында булган.
Коткаручылар ир-атны җимерелгән автомобильдән алып, медиклар кулына тапшырган. Табиблар аның тормышын саклап кала алмаган.
Өстәмә мәгълүматлар ачыклана.