ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Мәдәният

Бакуда “Сәлам, Татарстан” Азербайҗан - Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме узды

10 декабрь 2017, 11:53 , Фото: Sputnik Азербайджан

Бакуда “Сәлам, Татарстан” Азербайҗан - Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме узды  Зур бәйрәм концертында Баку һәм Казан артистлары азербәйҗан, рус һәм татар җырларын башкарган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). “Сәлам, Татарстан” Азербайҗан - Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме шимбә, 9 декабрьдә, Бакуда Россия мәдәни-мәгълүмат үзәгендә узган.

Кичәне Salam Tatarstan үзәге  һәм “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе Азербайҗандагы Россия хезмәттәшлек вәкиллеге ярдәмендә оештырган.

Бәйрәм ачылышында кунакларны Азербайҗандагы Россия хезмәттәшлек вәкиллеге җитәкчесе Валентин Денисов, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе Абас Миняшев һәм Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы әгъзасы Альбина Габдуллина сәламләгән. Бу хакта Азеәрбайҗан Sputnikка Россия мәдәни-мәгълүмат үзәгендә хәбәр иткәннәр.

Зур бәйрәм концертында Баку һәм Казан артистлары азербәйҗан, рус һәм татар җырларын башкарган. Аларны “Дуслык” коллективы, Рөстәм Кәримов һәм Аслан Азимзаде халыкка җиткерә.  Татарстан кызы - Казан шәһәренең 111нче мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Энҗе Әхмәтҗанова чыгышын яратып, бик җылы каршылаганнар.

Бәйрәмдә картиналар, курчаклар, халык сәнгате эшләнмәләре һәм милли киемнәр экспозициясендә Азербайҗан рәссамнары Кенул Исмайлова, Фәрах Алиева һәм Гүнәл Гулиева хезмәтләре дә куелган.

Күргәзмәне аның кураторы, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Әмин Рамазанов тәкъдим иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр