ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Икътисад

Монополиягә каршы федераль хезмәткә азык-төлеккә бәяләр артуга зарланалар

10 декабрь 2017, 09:29

Монополиягә каршы федераль хезмәткә азык-төлеккә бәяләр артуга зарланалар Монополиягә каршы федераль хезмәт азык-төлеккә бәяләр арттырылу турында мөрәҗәгатьләр ала, әмма тиешле тикшерүләр үткәрүгә сәбәп күрми.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Монополиягә каршы федераль хезмәт Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россиядә азык-төлеккә бәяләр арттырылу турында мөрәҗәгатьләр ала, әмма тиешле тикшерүләр үткәрүгә сәбәп күрми. Бу хакта РИА “Новости”га  Монополиягә каршы федераль хезмәтнең мабугат үзәгендә җиткерәләр.

“Монополиягә каршы федераль хезмәт аппаратына шундый шикаятьләр керә. Шулай да азык-төлеккә бәяләр күпчелек очракта ихтыяҗ һәм тәкъдимнең үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә ачыклана, ул базарда катнашучылар үзлектән кылган карар нигезендә базар конъюнктурасына бәйле”, - дип җиткергән әлеге хезмәт вәкиле.

"Хәзерге вакытта тикшерүләр үткәрү өчен сәбәп юк”, - дип өстәгән агентлык әңгәмәдәше.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр