ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбендә Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды

10 декабрь 2017, 03:00 , Фото: zamansulyshy.ru

Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбендә Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды Анда Казаннан бик күп галимнәр, тарихчылар, республика районнарыннан туган якны өйрәнүче белгечләр чакырылган иде.

(Лениногорск, 10 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбендә Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды, дип яза җирле басма.

Районыбызның Сарабиккол мәктәбе бик күп кунаклар каршы алды. Биредә “Татарстанның көньяк-көнчыгышында һәм Лениногорск районында кеше һәм табигать. Сарабиккол авылы һәм Шешминка-Чирмешән ике елга арасы: тарих һәм мәдәният проблемалары” фәнни-практик конференция узды.

Анда Казаннан бик күп галимнәр, тарихчылар, республика районнарыннан туган якны өйрәнүче белгечләр чакырылган иде. Конференциядә Татарстанның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан профессор Альберт Борханов, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Галия Урманова, Татарстан Фәннәр академиясе член-корреспонденты, профессор Вадим Хоменко һәм башкалар катнашты.

Конференция алдыннан мәктәп укучылары чыгышы булды. Аннан пленар өлештә туган як тарихы турында сөйләделәр, өйрәнеп бетелмәгән авыллар турында да сүз булды.

Конференция секция эше белән дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10