ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Мөслим табиблары XIV Россия конгрессында катнашты

10 декабрь 2017, 09:00 , Фото: muslumirc.ru

Мөслим табиблары XIV Россия конгрессында катнашты Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" исеме астында XIV нче Россия конгрессы узды.

(Мөслим, 10 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим табиблары XIV Россия конгрессында катнашты, дип яза җирле басма.

Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" исеме астында XIV нче Россия конгрессы узды.

Анда Мөслим районы педиатры Резеда Мөҗипова да катнашты. Конгресста неонотология буенча актуаль проблемалар, сабыйларга кагылышлы башка мәсьәләләр турында да киңәйтелгән сөйләшү, фикер алышу булды. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүгенге медицинада булган яңалыклар, яңа алымнар турында сөйләде. Конгресстан соң "Медицина учреждениесендә корпоратив компетенциянең бердәм моделен булдыру" исеме астында тренинг узды. Башкаланың республика клиник хастанәсе каршындагы югары технологияләр белем бирү үзәгендә оештырылган әлеге чарада Резеда Мөҗипова белән бергә районның баш табибы Рамил Морзаханов, район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге инспекторы Эльвира Хәсәнова да катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр