ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Фән һәм мәгариф

Сарманда “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде

10 декабрь 2017, 06:00 , Фото: Зөлфия Шәрипова

Сарманда “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.

(Сарман, 10 декабрь, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). 6-7 декабрь көннәрендә Сарман районы үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелгән иде. Анда район балалар бакчаларыннан 12 тәрбияче “Мин һәм минем караш”, “Мин йөрәгемне балаларга бирәм”, “Түгәрәк өстәл” номинацияләрендә үзара көч сынашты, дип яза җирле басма.

I урынга – Җәлил поселогының 1 нче санлы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, II урынга – Җәлил поселогының 7 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Нургалиева, III урынга район үзәгенең 3 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Фәсхетдинова лаек булды.

Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, Зөлфия Нургалиева һәм Гөлфинә Фәсхетдинова район данын зона этабында яклаячаклар. Без аларга уңышлар, сабырлык һәм ихтыяр көче телибез!

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр