ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Җәмгыять

Чирмешән районында туйлар кими, балалар азрак туа

10 декабрь 2017, 08:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән районында туйлар кими, балалар азрак туа Агымдагы елның унбер аенда районда 36 гаилә таркалырга өлгергән.

(Чирмешән, 10 декабрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Елның соңгы аенда район ЗАГС бүлегендә бары бер пар никахларын теркәячәк. Январь һәм февраль айларына да берәр генә пардан гариза кергән, дип яза җирле басма.

Ноябрь аенда районда дүрт яңа гаилә барлыкка килгән, ә ел башыннан 99 гаилә үзләренең никахларын рәсмиләштергән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда алтыга кимрәк.

Агымдагы елның унбер аенда районда 36 гаилә таркалырга өлгергән, бу үткән елның шул чорындагыдан да бергә күбрәк. Әлеге гаиләләрнең икесе әле ноябрь аенда гына аерылышкан.

Кызганыч, районда үлүчеләр саны үткән елгыдан да артып киткән. Быел 295 кеше бакыйлыкка күчкән, шуларның 23се ноябрьдә (2016 елда 283 кеше вафат булган).

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10