ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
20 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде
"Таян Аллага" конкурсы дәвам итә

Җәмгыять

Хәмдүнә Тимергалиева "Алтын йолдыз" сыны белән бүләкләнде

9 декабрь 2017, 18:36 , Фото: Салават Камалетдинов

Хәмдүнә Тимергалиева Бу минутларда Казанда "Болгар" радиосы Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы бара.

 (Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Бу минутларда Казанда "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы башланып китте. Радио тыңлаучыларның мәхәбәтен яулаган җырчыларга "Алтын йолдыз" сынын өләшәләр.

Тантананы "Болгар" бию театры ачты. "Алтын йолдыз" сынын иң беренчеләрдән булып Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева алды. Ул "Татар эстрадасы легендасы" номинациясендә бүләкләнде.

Быел зур тантана бишенче мәртәбә уздырыла. Милли музыкаль премиягә 35 җырчы лаек булыр дип көтелә.

Премия тантанасын "Болгар" радиосы ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфак Хафизов, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова алып бара


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр