ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфада башкорт теле курслары эшли башлады
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак
iPhone 2017 елда сатылу буенча Казанда лидерлыкка чыккан

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан кеше хокукларын яклау буенча лидерлык позициясен били

9 декабрь 2017, 16:31 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан кеше хокукларын яклау буенча лидерлык позициясен били Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмгыяви ярдәмчеләре белән очрашты.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан кеше һәм гражданин хокукларын яклау буенча федераль дәрәҗәдә лидерлык позициясен били, дип белдерде бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмгыяви ярдәмчеләре, хокук саклау оешмалары вәкилләре һәм экспертлары белән очрашуда. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 10 декабрьдә ел саен билгеләп үтелә торган Халыкара кеше хокуклары көненә багышланган.

“Хокукларны һәм вазифаларны хаталар җибәрмәс өчен белергә кирәк. Бу җәмгыять, хакимият структурасы, министрлыклар һәм ведомстволардан зур хезмәт таләп итә. Законнарны белмәү җәзадан азат итми”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Шул ук вакытта законнарны катгыйлату һәрвакыт нәтиҗәле тәрбия чарасы була алмавын да әйтте.

Парламент җитәкчесе Дәүләт Советының соңгы утырышларының берсендә  җиңелчә хокук бозган өчен штраф кисәтү белән алмаштырылу турында җирле үзидарә дәрәҗәсендә закон проекты кабул ителүен дә искәртте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр