ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Уфа балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә “Россия” каналы ярдәмендә әти-әни эзләячәкләр

9 декабрь 2017, 12:22 , Фото: bashinform.ru

Уфа балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә “Россия” каналы ярдәмендә әти-әни эзләячәкләр «Видеопаспорт» проекты төркеме бу атнада приютларда, балалар йортларында гаиләле булырга теләгән уфалылар турында сюжет төшергән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Уфа балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә “Россия” каналында «Когда все дома» тапшыруында әти-әни эзләячәкләр. «Видеопаспорт» проекты төркеме бу атнада приютларда, балалар йортларында гаиләле булырга теләгән 20 бала турында сюжет төшергән. Бу хакта “Башинформ” матбугат үзәге яза.

“Тиздән балаларның видеопаспортлары сайтта, ә 2017 елның декабрендә яки 2018 елның гыйнварында “Россия 1” каналында дөнья күрәчәк, дип сөйләде проект җитәкчесе һәм «У вас будет ребенок» рубрикасын алып баручы Елена Кизякова.

Видеопаспорт – ул бала турында документаль фильм, анда баланың үсеше, сәләте һәм кызыксынулары күрсәтеләчәк. Баланың сәламәтлеге турында табиб, ә укудагы уңышлары турында педагог сөйләячәк.

«Видеопаспорт» проекты 10 елдан артык эшли, бу вакытты Россиянең 37 төбәгендә ятим балалар турныда 4644 видеопаспорт төшерелгән, аларның 3 меңнән артыгы (72 проценты) гаиләләргә урнаштырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр