ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Голодец ана капиталын озайту турында закон кабул ителүе турында сөйләде

9 декабрь 2017, 11:47 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Голодец ана капиталын озайту турында закон кабул ителүе турында сөйләде 2021 елга барлык төбәкләрдә дә яслеләргә чиратлар бетәргә тиеш дип билгеләп үтте ул.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Хакимият беренче балага түләүләр яңа елдан башлансын өчен барысын да эшләячәк, шулай ук бу вакытка ана капиталын озайту һәм аны куллануның яңа мөмкинлекләре турында закон кабул ителәчәк. Бу хакта журналистларга вице-премьер Ольга Голодец сөйләде, дип яза "Российская газета".

Шулай ук 2021 елга барлык төбәкләрдә дә яслеләргә чиратлар бетәргә тиеш дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, хәзер яслегә 326 мең бала чират тора. Яңа яслеләр барлыкка килгәч һәм гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа программалар эшли башлагач чират артачак. Әмма дәүләт ата-аналар балаларын яслегә биреп, эшкә иртәрәк чыга алсын өчен мөмкинлекләр тудырачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр