ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды
26 апрельдә Чернобыль фаҗигасе корбаннары искә алынды
Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, "Тукайны онытмыйбыз" флешмобына кушылган
26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Кайбыч районында су баскан йорт-җир хуҗаларына 74 мең сум иминият акчасы түләгәннәр

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: “Балкыш” фестивале рухи традицияләрне саклый

9 декабрь 2017, 10:42 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: “Балкыш” фестивале рухи традицияләрне саклый Дәүләт Советы Рәисе ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивален оештыру комитеты утырышын үткәрде.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). «Балкыш» фестивале рухи традицияләрне сакларга ярдәм итә. Бу чараның максаты үзенчәлекле, бәһасез. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивален оештыру комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

“Балкыш” фестивале ике елга бер тапкыр уза. Ул Татарстан Президенты, муниципаль район һәм җирле хакимият башлыклары , министрлыклар һәм ведомстволар ярдәме белән уза.

“Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең милли костюмнарда сәхнәгә чыгып халык җырларын, биюләрен башкарулары, үз мәдәни калоритларын тәкъдим итүләре куандыра. Шулай итеп без рухи традицияләрне саклыйбыз. Бу юнәлештә “Балкыш”ның өлеше бәһасез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10