ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Фән һәм мәгариф

Укытучыларның күпчелеге яңа мәгариф стандартлары буенча эшләргә әзер түгел

9 декабрь 2017, 09:22 , Фото: Ильнар Тухбатов

Укытучыларның күпчелеге яңа мәгариф стандартлары буенча эшләргә әзер түгел Бу вазгыятьне төзәтү өчен, студентларны әзерләү һәм педагогларның квалификациясен күтәрү буенча әзерлек системасын яңа таләпләргә туры китерү зарур.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Гомумроссия халык фронты экспертлары укытучылар арасында сораштыру үткәргән. Нәтиҗәдә, укытучыларның күпчелеге яңа мәгариф стандартлары буенча эшләргә әзер түгеллеге ачыкланган. Бу хакта Гомумроссия халык фронты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бары тик респондентларның 36 проценты гына квалификация күтәрү курслары ярдәмендә Федераль дәүләт мәгариф стандартларын яхшы белүләрен хәбәр итте. Тагын 25 процент укытучы мәгариф стандартларын үзләре җентекләп өйрәнүләре турында әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты стандартлар белән таныш түгел.

Укытучыларның 30 проценты Федераль дәүләт мәгариф стандартларын начар аңлашыла торган таләпләр җыелмасы, аның күпчелек өлешен кирәксез дип күрә, ә 16 проценты бу стандартларны чынга ашыру мөмкинлегенә бөтенләй ышанмый.

Бу вазгыятьне төзәтү өчен, студентларны әзерләү һәм педагогларның квалификациясен күтәрү буенча әзерлек системасын яңа таләпләргә туры китерү зарур, дип саныйлар Гомумроссия халык фронты матбугат үзәгендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10