ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Авыл

Теләче районы башлыгы: сыер булса, авыл яши

8 декабрь 2017, 04:00 , Фото: "Теләче"

Теләче районы башлыгы: сыер булса, авыл яши Теләчедә район башлыгы фермерлар белән очрашты.

(Теләче, 8 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Олы Мәтәскә һәм Алан авыл җирлекләрендә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучылар белән булган очрашуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов "сыер булса, авыл яши",  дип белдерде.Чәй табыны артында, ”Түгәрәк өстәл” форматында, җылы һәм дустанә атмосферада узган әлеге чарада авылларыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшенде диелә район хәбәрендә.

Зурдан кубып сөйләшкәндә илдә, республикада, шул исәптән районда да авыллар картаеп, бетеп бара. “Түгәрәк өстәл” барышында да әлеге котылгысыз агымга ничек чик куярга, авылны ничек яшәтергә, яшәртергә дигән сорауларга җавап эзләнде. “Бу очракта без сезнең кебек авылның тырыш, булдыклы һәм эшчән кешеләргә – фермерларга таяначакбыз. Авылны яшәтүнең, аның социаль- икътисадый проблемаларын хәл итүнең әйдәманнары барыбер дә сез булачаксыз.Шуңа күрә күрә дә әлеге уңайдан республика, ил җитәкчелеге һәм безнең тарафтан төрледән –төрле программалар кабул ителә. Сөенечкә булсын, алар безнең район мисалында уңышлы тормышка ашырылалар. Дүрт-биш ел эчендә районда 50 якын крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп китүе дә шул хакта сөйли, - дип ассызыклады район башлыгы.

“Түгәрәк өстәл”нең Олы Мәтәскә авыл җирлегендә узуы да тикмәгә түгел. Чөнки биредә крестьян-фермер хуҗалыклары да, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучылар да бихисап. Шушы уңайдан, район башлыгы Илдус Зарипов мәтәскәлеләргә кооперативка берләшергә тәкъдим итте. “Бу фермерлар һәм авыл халкы алдында килеп туган проблемаларны бергәләп чишәргә ярдәм итәчәк. Сезнең тарафтан җитештерелгән ит, сөт продукциясен һәм башка товарларны сатуны бермә-бер җиңеләйтчәк. Мәсәлән, сезнең җирлектә фермерлык эшендә дәүләт ярдәмен бик теләп һәм урынлы файдаланучы Рәфыйк Сәләхиев бу эшкә алынырга, сезне җитәкләргә әзер, - дип ассызыклап узды район башлыгы.

Җирлек фермерлары кооперативка берләшкән очракта, аларның дәүләттән 70 миллион сумлык ярдәм алу мөмкинлеге бар. Моңа куәтле, заманча техника да алып, җитештерүне дә киңәйтеп булачак. Берәүгә дә сер түгел, бүген фермерларыбызның күпчелеге, совет заманыннан калган, иске техника белән җәфа чигә. Әлегедәй мөмкинлекләр һәм республикада эшләп килүче программалар турында бәйнә-бәйнә очрашуда катнашучыларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җиткерде.Чыннан да, авылда яшәп, үз эшен ачарга теләк белдерүчеләргә, шәхси хуҗалыгын үстерергә теләүчеләргә мөмкинлекләр зур. Фәкать кәгазь эшеннән курыкмаска һәм иренмәскә генә кирәк. Дәүләт ярдәме үзе киләчәк. Бу эштә муниципаль район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре сезгә бик теләп ярдәм итәчәк.

Алан авылындагы сөйләшү башкачарак форматта узды. Чөнки әлеге җирлекнең күпчелек халкы җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә хезмәт куеп көн күрә. Аерым хуҗалык булып көн күрү ихтыяҗы юк. Авыл халкы арасында өч һәм аннан күбрәк сыер асраучылар да, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә, күпләп кош-корт үстерүчеләр дә байтак. Халыкны сөткә бәяләрнең түбән булуы, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр өчен дәүләт программаларының бетерелүе борчый. Шуңа да карамастан, авыл халкы күңеленә күмәк хуҗалык булып яшәве, эшләве кулайрак. Чөнки биредә намус белән эшләгәннәр тиешле әҗерен ала. “Алан” ширкәте шәхси хуҗалыкта күпләп терлек асрау мөмкинлеге дә тудыра. Кем әйтмешли, саламын, печәнен, фуражын бирә, кирәк чакта техника белән ярдәм итә, диелә район басмасында.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр