ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Җәмгыять

Әлки районында инвалидлар спартакиадада көч сынаштылар

8 декабрь 2017, 01:00 , Фото: "Әлки хәбәрләре"

Әлки районында инвалидлар спартакиадада көч сынаштылар Алар пауэрлифтинг, дартс, шахмат, өстәл теннисы һәм ату ярышларында көч сынашып, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

(Әлки, 8 декабрь, "Татар-иинформ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы “Алинә” универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен зур спорт бәйрәме оештырылды, дип яза җирле басма. 

Сөенечкә, районыбызда яшәүче инвалидлар арасында җәмгыять тормышында актив катнашучылар, спорт белән яратып шөгыльләнүчеләр шактый. “Алинә”дә үткәрелгән бәйгеләрдә дә алар бик теләп катнаштылар. Пауэрлифтинг, дартс, шахмат, өстәл теннисы һәм ату ярышларында көч сынашып, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Һәр төр буенча җиңү яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар дипломнарга, кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Аннан соң ярышларда катнашкан һәркем “Йолдызлык” кафесына чәй мәҗлесенә чакырылды. Бу чара “Әлки” фонды средстволарына оештырылды. Биредә район мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә катнашучыларга “Хузангай” ҖЧҖ әзерләгән күчтәнәчләр тапшырылды.

Инвалидлар спартакиадасын үткәрүдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе дә зур өлеш кертте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр