ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек

Җәмгыять

Әтнә районы Күәм авылының югары башындагы чишмәне матур итеп тышлаганнар

8 декабрь 2017, 02:00 , Фото: "Әтнә таңы"

Әтнә районы Күәм авылының югары башындагы чишмәне матур итеп тышлаганнар Көмеш төсле чишмә белән янәшәдә аерым түбә астында чиләк, чокыр, бүрәнкә дә урнаштырганнар.

(Әтнә, 8 декабрь, “Татар–информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы Күәм авылының югары башындагы чишмәне бик матур итеп буралап, тышлап куйганнар. Башлангычы – шул тирәдә яшәүче Илнур Мәүлиевка бәйле, дип яза район газетасы.

Чишмәне яңарту уе белән ул яна һәм бу эшкә үзе тотына да. Бу хакта әтисе Илдус Мәүлиевтан сораштык.

– Безнең авыл халкы, шул исәптән бу урамда яшәүчеләр бик бердәм: ярдәм кулы сузучылар шундук табылды, – ди ул.

Бу очракта чишмәгә яңа бура иңдерүдә катнашкан авылдашларын – Йосыф ганиев, Рүзәл Хәсбиуллинны күз алдында тота. Әлбәттә, улы белән һәрдаим янәшә атлаган Илдус абый үзе дә кырыйда калмаган. Уйлый торгач чишмәнең өстен дә яңага алыштыралар, анысын профнастил белән тышлыйлар. Монысына Ильяр Хөснетдинов һәм күмәк хуҗалык бригадиры Айрат Садриев та булыша. Көмеш төсле чишмә белән янәшәдә аерым түбә астында чиләк, чокыр, бүрәнкә дә урнаштырганнар. Илнур чишмәнең тирә–ягына үзе алып кайтып таш та түши.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр