ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Татар дөньясы

Төркиянең Эскишәһир татары, танылган футболчы Мәһмәт Дүлгәр вафат

7 декабрь 2017, 22:09

Төркиянең Эскишәһир татары, танылган футболчы Мәһмәт Дүлгәр вафат Аның үлем хәбәре Төркиянең бик күп матбугат һәм мәгълүмат чараларында урын алды.

(Истанбул, 7 декабрь,”Татар-информ”, Рушания Алтай). Бу көннәрдә Төркиянең Эскишәһир төбәге татарлары кайгы кичерә. Алар тагын бер өлкән буын милләттәшләрен - Мәһмәт Дүлгәрне соңгы юлга озаттылар. Мәһмәт Дүлгәрнең вафаты Төркиянең күп санлы матбугат һәм мәгълүмат чараларында урын алды.


81 яшендә авырып дөнья куйган Мәһмәт Дүлгәр Эскишәһир губерниясендәге Куруһүюк (Османия) татар авылында туып үскән. Әби-бабайлары Татарстанның Бөгелмә якларыннан.

Мәһмәт Дүлгәр белән авылдашлары һәм милләтәшләре бик горурланалар. Ул танылган футболчы буларак, 1960 елларда “Эскишәһирспор” футбол командасының беренче капкачысы була. Гомеренең соңгы көннәрен Альцгеймер һәм яман шеш авырулары белән чирләп, дәвалану үзәгендә уздыра. Үткән ел “Эскишәһирспор” футбол командасы җитәкчеләре милләтәшебезне әлеге спорт клубының оешуына 50 ел тулу җәһәтеннән зурлап котларга килгән иде.

Футболчы Мәһмәт Дүлгәр бүген Эскишәһир каласының “Асри” зиратында гүргә иңдерелде. Аның белән саубуллашырга бергә уйнаган чордаш футболчылар һәм “Эскишәһирспор” клубының бүгенге составы килде. Җеназа мәрасименә шулай ук Эскишәһир губерниясе һәм мэриясе вәкилләре, төбәкнең Тәпәбашы районы һәм Одунпазары районы хакимият җитәкчеләре, мәрхүмнең авылдашлары, милләттәшләре катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр