ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Икътисад

Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраль төзелешен 1,3 – 1,5 трлнга бәяләгәннәр

7 декабрь 2017, 21:18

Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраль төзелешен 1,3 – 1,5 трлнга бәяләгәннәр Бюджетта проектка әлегә акчалар каралмаган, дип билгеләп үткән Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраль төзелеше 1,3 – 1,5 трлн белән бәяләнгән, дип җиткерә ТАСС Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколовка сылтама белән.

“Бүгенге көндә әлеге проектка инвестиция күләме төрлечә - 1,3 дән 1,5 трлнга кадәр бәяләнә”, - дип сөйләгән Максим Соколов “Россия транспорты” форумында.

Министр сүзләренчә, Россия бюджетында магистраль төзелешенә акчалар каралмаган. “Ни өчен без әлеге проектка тотына алмыйбыз? Чөнки бюджетта проектка бер сум да каралмаган. Ә шәхси инвесторлар өчен андый сумманы күтәрү һәм проектның үз-үзен аклавын тәэмин итү – әлегә без андый модельне формалаштыра алмыйбыз”, - дип фикерләре белән бүлешкән Максим Соколов.

Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраль озынлыгы 770 чакрым чамасы, поездлар хәрәкәте тизлеге сәгатенә 400 чакрым. Юлны үтү вакыты 3,5 сәгать булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр