ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Җәмгыять

Казанда “велосипедлы” чыршы бизәүгә 50 элемент җитми калган

7 декабрь 2017, 20:39 , Фото: instagram.com/kirmos_info/

Казанда “велосипедлы” чыршы бизәүгә 50 элемент җитми калган Битараф булмаган барлык Казан халкын йөрүгә яраксыз велосипедларын Восстание урамындагы 42нче йорт адресы белән китерүләре сорала.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Шәһәр хакимияте Казан халкы өчен арт-объект - гадәти булмаган чыршы әзерли. Велосипедлардан торган яңа ел инсталляциясе өчен 50 элемент җитми калган.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте, Казан халкына мөрәҗәгать итеп, җитмәүче элементлар белән ярдәм итүне сорый. 

Әлеге үтенеч районнарның Instagram битендә басылган.

“Яңа елга да озак калмады. Бәйрәм алдыннан велосипедлардан торган яңа ел инсталляциясе булачак. Әгәр дә сез чыршы рәвешендә оригиналь арт-объект төзүдә үз өлешегезне кертәсегез килсә, гаражда яткан иске велосипедларыгызны безгә китерегез. Аңарда барыбер йөри алмыйсыз, ә болай яраткан транспортыгыз озак еллар истәлек булып торачак”, - диелгән хәбәрдә.

Велосипедларны Восстание урамындагы 42нче йорт адресы буенча Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте бинасына китерә аласыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10