ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Дин

Татарстан мөфтие Иерусалим белән килеп туган вазгыятькә үз фикерен белдерде

7 декабрь 2017, 18:23 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Иерусалим белән килеп туган вазгыятькә үз фикерен белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израиль башкаласы итеп тануы белән килешмәвен җиткерә.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”).Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израиль башкаласы итеп тануы белән килеп туган вазгыятькә рәсми белдерү белән чыкты.

Кискен рәвештә шелтәләп, ул Инстаграммдагы үзенең Kamil Samigullin (@kamilhazrat) битендә болай дип яза: "Бу карар күп шау-шу кузгатты. Бигрәк тә мөселманнар арасында. Һәм Россия өммәте дә әлеге мәсьәләдә бар ислам дөньясы белән теләктәшлек күрсәтә. Иерусалим Израиль башкаласы була алмый, чөнки ул - 1,7 миллиард мөселманның рухи башкаласы. Алай гына да түгел: Иерусалим – күпләгән милли һәм дини төркем вәкилләре өчен гомум йорт һәм ватан. Бер халыкныкы гына түгел, күпләгән халыкларныкы ул. Әлеге шәһәр бик тә үзгә дәрәҗәгә ия. Провокация булмыйча, нәрсә соң бу? Шушы төбәктә тынычлыкка ирешү өчен куелган барлык тырышлыкны бетерәләр, һәм бу бар ислам дөньясына куркыныч тудыра".

Шулай ук мөфти хәзрәт үзенең укучыларына “Гыймран гаиләсе” сүрәсен дә искә төшерә: “Төшенкелеккә бирелмәгез һәм күңелегезне төшермәгез. Мөселманнар булсагыз, сез югары торасыз”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр