ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Җәмгыять

О.Голодец бер елда туучы балалар саны 1,9 миллионга кадәр җитәчәк, дип фаразлый

7 декабрь 2017, 16:54 , Фото: Султан Исхаков

О.Голодец бер елда туучы балалар саны 1,9 миллионга кадәр җитәчәк, дип фаразлый Иң нәтиҗәле чара булып, беренче бала яшь ярымга җиткәнче айлык пособие түләү. Аның уртача күләме киләсе елда 10500 сум булачак, дип җиткергән ул.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән демографик чаралар илдә туган балалар санын елына 1,9 миллионга кадәр җиткерү мөмкинлеге бирәчәк, дип белдергән вице-премьер Ольга Голодец. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

“Без әлеге чаралар комплексының дөньяга килгән сабыйлар санын алдан планлаштырылган дәрәҗәгә җиткерергә ярдәм итәчәгенә ышанабыз. Бу бала туу суммар коэффициенты - 2, - дигән ул.- Соңгы өч елда күзаллаганча, илдә елына 1,9 миллионга кадәр бала туу дәрәҗәсенә чыгачакбыз. Иң нәтиҗәле чара булып, беренче бала яшь ярымга җиткәнче айлык акча түләү. Аның уртача күләме киләсе елда 10500 сум булачак. Хөкүмәтнең якынча исәпләве буенча, әлеге пособие буенча 339 мең гаилә мөрәҗәгать итәчәк”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр