ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Икътисад

Росстат 2017 елда иң кыйммәтле һәм иң арзанлы яңа ел бүләкләрен атаган

7 декабрь 2017, 15:52

Росстат 2017 елда иң кыйммәтле һәм иң арзанлы яңа ел бүләкләрен атаган Ведомство мәгълүматлары буенча, иң арзанлы яңа ел бүләге - 300 сумнан бераз гына артык торучы сөлге.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Россиядә Яңа ел чорына барыннан да бигрәк китаплар һәм парфюмерия кыйммәтләнгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт федераль статистика хезмәте хәбәр итүенчә, яңа елга иң яхшы бүләк бәясе бер ел эчендә 4,9 процентка үсеп, хәзер 310,9 сум булган. Хушбуй 1700 сум булып, ел эчендә 4,1 процентка арткан.

Смартфоннар 2017 елда узган елгыдан 5,5 процентка арзанайган һәм аларны 8900 сумга кадәрге бәягә алырга була. Шул ук вакытта смартфоннар Дәүләт федераль статистика хезмәте исемлегендә иң кыйммәтле бүләкләр булып тора. Ведомство мәгълүматлары буенча, иң арзанлы яңа ел бүләге - 300 сумнан бераз гына артык торучы шәхси сөлге.

Дәүләт федераль статистика хезмәте исемлегендә бүләкләр тугыз төрдә. Чагыштырулар шулар буенча башкарылган да. Йомшак уенчыклар – уртача бәясе 523 сум, узган ел белән чагыштырганда 3,8 процентка арткан; китаплар - 310,9 сум (4,9 процентка арткан); керфек буявы - 455,5 сум, (+2 процент) ; кәстрүлләр - 723,9 сум, (+3,9 процент); шоколад - 835 сум (+1,1 процент); шәхси сөлге - 300,9 сум (+3,5 процент); смартфон 8,9 мең сум (- 5,5 процент); коньяк - 1,3 мең сум ( +1,6 процент); хушбуй - 1,7 мең сум ( +4,1 процент).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр