ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Казанда беренче татар тарихчысының исеме мәңгеләштереләчәк

7 декабрь 2017, 14:43 , Фото: Султан Исхаков

Казанда беренче татар тарихчысының исеме мәңгеләштереләчәк Татарстан башкаласында Газиз Гобәйдуллинның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция үз эшен төгәлли.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанда беренче татар тарихчысы, тюрколог һәм журналист Газиз Гобәйдуллинның исемен мәңгеләштерергә ниялиләр. Әлеге мөмкинлек хакында «Чорга шәхес аша караш: Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгы» дигән фәнни-гамәли конференциядә фикер алыштылар.

Фикер алышуда Мәскәү, Азәрбайҗан, Румыния һәм Бөекбританиядән килгән галимнәр, бөек татар тарихчысының эшчәнлеген яхшы белүчеләр катнашты.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова сүзләренчә, Казанда Газиз Гобәйдуллин һәм аның гаилә әгъзалары исеме белән бәйле объектлар күп, әмма алар мәңгеләштерелмәгән.

«Бездә үз вакытында Казаннынң 1000 еллыгы музеена, «Казан» милли-мәдәни үзәгенә тапшырылган кызыклы документлар бик күп. Без төрле вариантларны караячакбыз, бу – форумда катнашучыларның барысының да теләге», - диде Ирада Әюпова.

Газиз Гобәйдуллинның оныгының кызы, конференциядә катнашкан Ирина Бесарабская Казанга гаилә архивының бер өлешен тапшырырга вәгъдә итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10